Ялган аракы сатучылар турында “Халык контроле”нә хәбәр ит
Законсыз рәвештәге ялган аракы сатучылар белән көрәштә халык та актив катнаша ала. Татарстанның "Халык контроле" системасына теркәлеп, легаль булмаган һәм контрафактлы исерткеч эчемлекләр сатылу очраклары хакында хәбәр итүчеләрне 1-3 мең сум күләмендә акчалата бүләкләү мөмкинлеге каралган. Хәбәрләрне "Сату кагыйдәләрен бозу", "Җәмәгать туклануы", "Этил спирты, алкоголь яки составында спирт булган продукцияне...